Халыкара гаилә көненә уку марафоны (6+)

13 май көнне 23 нче санлы китапханәдә балалар өчен, Халыкара гаилә көне кысаларында,  «Китап тарихы – минем гаиләм тарихы» дигән уку марафоны узды.

история …
23Ф.Марафон чтения к Дню семьи «История книги – история моей семьи»
23Ф.Марафон чтения к Дню семьи «История книги – история моей семьи» (2)
23Ф.Марафон чтения к Дню семьи «История книги – история моей семьи» (1)
23Ф.Марафон чтения к Дню семьи «История книги – история моей семьи» (2)

Балалар бәйрәмнең тарихы турында мәгълүмат алды, яраткан әсәрләреннән өзекләр укыды,  «Гаиләгезнең яраткан китабы» дигән экспромт-әңгәмә сорауларына җавап бирде, «Халык акылы ни сөйли», «Өй нәрсәдән башка була алмый», «Бу кем?» бәйгеләрендә катнашты, анда туганнары турында сорауларга җавап бирде һәм табышмаклар чиште. «Сукранулар» бәйгесе бик күңелле узды, анда текст, мимика кулланып, бирелгән темага сөйләштеләр. Иң «сукранучы», артистлык сәләте булганнары приз алды. Яшь дуслар зур мавыгу белән «Йөрәкчекне тапшыр» уенында бер-берсенә матур сүзләр әйтте. 
«Минем беренче китабым», «Минем яраткан әкиятләрем», «Әти, әни, мин – китап укучы гаилә!», «2022 елның юбиляр язучылары» дигән бүлекләрдән торган китап күргәзмәсе әзерләнде. 
Марафон «Сак булыгыз, маймыл балалары!», «Бер капчык алма» мультфильмнарын карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: